<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><key>Am</key>
<lyrics>[V1]
.Am
 Данлагыз Ходайны җырлар аша,
.        G           C
 Данлагыз тормышыгызда сез.
.Am                 Dm
 Бергәләшеп җырлап, Аны мактап,
.G                   Am
 Тар сукмак аша йөрегез сез.

[C1]
.                        C
   // Данлагыз, данлагыз сез Алланы,
.  Dm                    C
   Данлауга кушылсын һәрбер җан.
.  Am               Dm
   Гайсә безне газаптан коткарды,
.  C                    Am
   Аңа булсын мәңге, мәңге дан. //

[V2]
 Һәр мизгел дә Аны данласагыз
 Күңелегездә, эшләрегездә.
 Аның кебек түземле булырга,
 Бирер ярдәм һәм көчләр сезгә.

[V3]
 Данлагыз Аны ихлас күңелдән,
 Данлагыз мәхәббәте өчен.
 Хачта Аның каны бит түгелгән
 Бар халык тормыш алсын өчен.

[V4]
 Данлагыз Аны сез бертуктаусыз,
 Тиздән Ул дан белән киләчәк.
 Искитәрлек мәрхәмәте белән
 Үз йортына алып керәчәк.</lyrics>
<title>Данлагыз, данлагыз сез Алланы</title>
<hymn_number>81</hymn_number>
</song>